2025 елның 12 ноябреннән 12 декабренә кадәр өстәмә белем бирү үзәгендә инвалид балалар өчен «Чиксез талантлар» муниципаль иҗади фестивале уздырылды.
Фестиваль ел саен балаларның иҗади сәләтләрен тормышка ашыру, интеллектуаль, эстетик, коммуникатив сыйфатларын барлау һәм ихтыяҗлары булган балаларның җайлашуы өчен шартлар тудыру максатында үткәрелә.
Быел фестивальдә, Тәтеш муниципаль районының 9 мәгариф учреждениесеннән, 4 яшьтән 17 яшькә кадәрге 26 бала катнашты. Һәрбер эш үзенчәлекле, балалар педагоглары белән бергә фантазия, тырышлык һәм дөньяны үзенчә күрә белүләрен күрсәттеләр!