Балалар китапханәсе хәбәр итә

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

28 нче сентябрь көнне Балалар китапханәсе хезмәткәре Харитонова Альбина “Әкият” балалар бакчасының өлкән төркемендә тәрбияләнүче балалар өчен “Мәрхәмәтле булыйк” дип аталган мәрхәмәтлелек дәресе үткәрде.

“Мәрхәмәтлек илендә” сәяхәт итү барышында балалар “Әкият шәһәрчегендә” булдылар, “Игелекле һәм усал” уенын уйнап әкият геройларының яхшымы яки начар икәнен билгеләделәр. “Игелекле эшләр” иленә барып “Игелекле эшләр” уенын уйнадылар. “Зирәкләр” илендә нәниләр мәрхәмәтлелек турындагы әйтемнәрне искә төшерделәр. Киләсе тукталыш “Тәмле сүзләр” илендә булды. Монда нәниләр бер-берсенә йомшак, назлы сүзләр әйтештеләр. Бөтен биремнәрне үтәп, балалар ниһаять, “Мәрхәмәтлек иленә” килеп җиттеләр.

Чара ахырында “Нәрсә ул мәрхәмәт” дип аталган мультфилм карап, балалар мондый нәтиҗәгә килделәр: яхшылык эшлә, әмма аңа алмашка бүләк көтмә. Юкка гына “Яхшылык эшлә дә суга сал, халык күрмәсә, балык күрер” димәгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International