«Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында бүген Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов рәислегендә эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге белән эшлекле очрашу узды. Киңәшмә эшендә «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Яков Геллер, Татарстан Республикасы Гарантия фондының икътисад һәм финанслар буенча директор урынбасары Рәсим Усманов, район эшмәкәрләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.