Бүген балалар бакчасында олылар көненә багышланган “Гомернең алтын мизгеле” исемле чара булып узды. Тәрбиячеләр һәм балалар көче белән оештырылган ял концерты дәртле биюләр, котлау сүзләре һәм матур җырлары белән өлкәннәребезнең күңелләрен сөендерде. Өлкәннәребез үзләре дә чарада бик актив катнашты. Бәйрәм көзге мул уңышлы өстәл артында, кайнар чәйләр эчеп, дәвам итте. Ике сәгатькә сузылган очрашу кичәсе бик тиз узып китте.




