Балалар китапханәсе хәбәр итә

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

"Көзге игелек атнасы" акциясе кысаларында Балалар китапханәсендә “Китапханәгә бөтен гаилә белән” дип исемләнгән акция үткәрелде. Акциянең максаты - гаилә белән уку традицияләрен яңарту һәм балаларны әти-әниләре белән китапханәгә тарту. Гаилә белән уку - уңышы тулысынча өлкәннәргә бәйле булган искиткеч традиция, чөнки балалар нәкъ менә бездән үрнәк алалар.

“Ата-ана мәхәббәте зирәклеге” дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әти-әниләр өчен әңгәмә үткәрелде. Китапханәче тәрбия һәм баланың сәламәтлеген ныгыту турында китап һәм журналлар белән таныштырды, бергәләп уку өчен китаплар тәкъдим итте. Әти-әниләргә баланың эмоциональ һәм әхлакый үсешендә уен һәм китап укуның зур урын алуын аңлатты. Ата-аналарга “Китап сөючеләрне тәрбияләгез” дип исемләнгән буклет һәм уку өчен тәкъдим ителгән әдәби китаплар исемлеге бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International