Өлкәннәр декадасы кысаларында, 5 октябрьдә, "Сабый" балалар бакчасында ветераннар өчен бәйрәм оештырылды. Балалар бакчасының администрация исеменнән элекеге хезмәткәрләр өчен җылы котлаулар яңгырады. Музыкаль җитәкчесе һәм педагоглар җитәкчелегендә бакчаның балалары кунакларны шигырьләр, җырлар, биюләр белән котладылар. Кунакларны чәй табынына чакырдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)