Балалар китапханәсе хәбәр итә

2017 елның 6 октябре, җомга

«Тәтеш җирлекара китапханәсе» муниципаль бюджет оешмасы хезмәткәрләре Рәсәй күләмендә үткәрелүче конкурсларда да уңышлы катнашалар. Китапханәләр өчен оештырылган “Иҗат киңлекләрендә” дип исемләнгән конкурста “Автор проекты” номинациясендә катнашып, балалар белән эш буенча методист Нина Арисова 3 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Келәш җирлек китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Гөлчәчәк Галимова шул ук конкурста “Иҗат кичәсе” номинациясендә лауреат исеменә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International