Тәтеш шәһәренең “Әкият” балалар бакчасы хәбәр итә

2017 елның 6 октябре, җомга

6 октябрьдә балалар бакчасында Эко-совет утырышы булып үтте. Анда зурлар төркеме балалары, ата - аналар,тәрбиячеләр һәм Татарстан республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы комплекс профильле регианаль мөһим дәүләт табигать тыюлыгы “Дәвамлы Алан” башлыгы Железнов Н.А. катнашты. Экологик тәрбия буенча ресурс үзәк методисты Тарасова Н.Н. 2016-2017 нче уку елында “Эко - мәктәп/ Яшел флаг” программасы буенча балалар бакчасында эшләнгән эш турында сөйләде һәм 2017-2018 нче уку елына планнаштырылган эш белән таныштырды. Аннары Тарасова Н.Н. эко-совет әгъзалары белән пластик бутылкалар кулланып карандашлар тартмасы ясау буенча мастер – класс үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International