Район архивында сакланучы иң борынгы документлар Тәтеш шәһәре Советының фондында саклана. Шәһәрнең ул еллардагы тормышы Тәтеш шәһәре Советының утырышларының беркетмәләрендә күренә.
Шундагы 1957 елның 15 маендагы 7-нче беркетмәдә “Михайловка Слободасындагы торак кварталын үзгәртеп кору” һәм мондагы урамнарга Куйбышев, Боголюбов, Муса Җәлил, Чехов, Буденный исемнәрен бирү турындагы сораулар каралган.
Быел бу урамганарга 60-ар яшь тулды!