Китапханәче җиңел һөнәр кебек. Шулай бит инде: укучыга китапны табып бирәсең, китергәч, урынына куясың. Ләкин китапханә эшенең нечкәлекләрен бер җепкә тезеп карасаң, аның җаваплы, күп хезмәт таләп иткән һөнәр икәненә ышанасың. Аның күзгә күренми торган, әмма бик зур кыйммәткә ия ягы бар. Өлкәннәр декадасы кысаларында Олы Тормы авылының әйдәп баручы китапханәчесе Лилия Гафиятуллина, сәламәтлекләре буенча, китапханәгә йөри алмаучы, китап укырга яратучыларның өйләрендә булды. Пенсионерлар З. Кадырова, К. Кәримов, Н.Гыйматдинова , "Сөембикә" һ.б. журналларны яратып укыйлар.