Халыкара гаилә көнендә Тәтештә юбилярларны котлыйлар

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

15 майда, Халыкара гаилә көнендә, Тәтеш районы Тайба Тауш авылында яшәүче ирле-хатынлы Борисовлар Валентина Владимировна һәм Михаил Александрович гаилә тормышының 50 еллыгын билгеләп үттеләр. Аларның озын мәхәббәте һәм искиткеч язмышы мәңгегә гаилә легендасына әверелде, балалары, улы һәм кызы, оныклары бар. Бер оныклары әлеге вакытта махсус хәрби операциядә катнаша.

Бу көнне хәтердә матур, шатлыклы һәм авыр көннәр искә тошеп үтте. Ләкин иң мөһиме, шундый зур тормыш алып барганнан соң, ир белән хатын дәртле, шат күңелле, намуслы үткән тормыш юлы белән горурланган кешеләр булып калдылар. Балалар әти-әниләре белән горурланалар һәм хөрмәтле гаилә төзүнең яхшы үрнәген күрәләр. Ир белән хатын ничек танышканнарын искә төшерделәр, гаилә бәхетенең серен сөйләделәр.

Алар хәзер тормыштан нәрсә көтәләр дигән сорауга: - Көткән бердәнбер нәрсә - махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануы һәм оныкларының исән-сау кайтуы -  дип җавап бирәләр.

ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М. Дианова юбилярларны «алтын» юбилее белән котлады, район башлыгы Р. Х. Сафиуллов исеменнән котлау открыткасы һәм туганнарының, якыннарының актив озын гомер, иминлек, җылылык һәм игътибар теләп истәлекле сувенир тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International