Түбән Тархан китапханәсе хәбәр итә

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар Декадасы кысаларында Түбән Тархан авылы китапханәчесе Гүзәл Шәмсетдинова тумыштан гарип булып дөньяга килгән Абдуллин Раил Мөнир улын игътибарсыз калдыра алмады. Кызганыч, мөмкинлеге чикләнелгән кешеләр саны илебездә елдан ел артканнан арта бара, авыру балаларның күп булуы да күңелне тетрәндерә. Без - таза кешеләр аларны ярдәмебездән ташламасак иде. Авыру бала тәрбияләүче гаиләләр дә бик күп бүген. Мөмкинлекләре чикләнүгә карамастан Раил көчле рухлы кеше. Ул матурлыкны танып, күрә белә. Китаплар укыганны, рәсемнәр буярга ярата. Китапханәче Гүзәл Шәмсетдинова бүләк иткән А.С. Пушкинның «У Лукоморья» китабына да бик сөенде, ашкынып - ашкынып матур бизәкле рәсемнәрен карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International