Зурлар – мәктәпкә әзерлек төркем балалары татар теле дәресләрендә татар халык әкиятләре белән танышуларын дәвам итәләр. Бүген әвәләп ясау түгәрәгендә БСМ укытучысы Гафаров Н.В. балалар белән бергә Г. Тукай "Кәҗә белән сарык" әсәрендәге геройларын әвәләп ясадылар. Алар бик кызыксынып, җанланып эшләделәр.



