Тәтеш кадет мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар үткәрү дәвам итә. 6 нчы сыйныф укучылары белән Туган тел дәресендә экология темасы буенча проект эше үткәрелде. Балалар үз эшләрен газета, реферат, альбом, буклет формасында ясап якладылар. Иң яхшы проект авторларын чын күңелдән котлыйбыз! Җиңүчеләр: Миңневалиева А., Тахтилов В., Калюжный М., Рожнов Д., Рожнов Д., Губайдуллин И., һәм Якупов Т.
Иҗади уңышлар сезгә, укучылар!

