Балалар китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 9 феврале, җомга

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре хәрби-ватанпәрвәрлек ае кысаларында Тәтеш шәһәренең П.С. Ханжин исемендәге 1-нче санлы урта мәктәбенең 7-нче сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе С.И. Гасимова) “Сталинградның онытылмас батырлыгы” дип аталган Батырлык дәресе уздырды.

Укучылар Сталинград сугышында җиңү яулауның әһәмияте, 23 нче августта булган, чәчәкле шәһәрне бер көн өчендә харәбәләргә әйләндергән коточкыч шартлатулар турында белделәр. Сталинград сугышы мизгелләрен чагылдырган кинокадрлар, шәһәрне яклаучыларның батырлыгы укучыларда тирән тәэсир калдырды. Аларга Сталинград сугышында катнашкан якташларыбыз Малкин Петр Иванович һәм Ананьева Анастасия Никоновна турында да мәгълүмат бирелде.

Чара ахырында уздырылган викторина сорауларына дөрес җавап биреп, укучылар алып баручыларны игътибар белән тыңлаганнарын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International