2024 елның 16 маенда Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган чаралар кысаларында, «Барс» спорт сәламәтләндерү комплексы базасында «ГТО бөтен гаилә белән! Мин сәламәт -бөтен гаиләм сәламәт!» гаилә фестивале булды.
Анда “Әкият” балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре тәрбияләнүчеләре һәм ата-аналары катнашты. Чарада барлыгы 11 гаилә катнашты (катнашучыларның гомуми саны 45 кеше)! Шунысын да әйтергә кирәк, һәр бала өчен вакытны әти-әнисе белән үткәрү зур бәхет, шулай ук сәламәтлек өчен дә файда. Спорт ярышлары күңелле музыкаль җылынудан башланды.
Аннары барлык катнашучылар бергәләп чараның төп өлешенә күчте: катнашучыларга берничә этапны узарга , үзләренең яшьләренә һәм баскычларына карап нормативларны тапшырырга туры килде. Бәйрәм дәвамында залда спорт рухы һәм дәрте хөкем сөрде. Нәтиҗәдә,катнашучылар барысы да яхшы спорт нәтиҗәләре күрсәттеләр һәм лаеклы дипломнар , бүләкләр белән бүләкләнделәр. Барлык сынаулар нәтиҗәсе буенча Ташматова Арина гаиләсе (зурлар төркеме) беренче урынга, Лакеев Даниил гаиләсе (мәктәпкә әзерлек төркеме) икече урынга һәм Тухтаркин Матвей гаиләсе (мәктәпә әзерлек төркеме)өченче урынга лаек булды. Чара тантаналы төзелеш белән тәмамланды.
Анда катнашучыларга сертификатлар һәм бүләкләр тапшырылды. Ә иң мөһиме – ГТО фестивалендә катнашкан һәркем гаҗәеп күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алды! «Әкият» балалар бакчасы коллективы Тәтеш шәһәре ГТО тестлау үзәгенә, МБУ «ТР Тәтеш муниципаль районы спорт мәктәбе» нә хезмәттәшлек иткән өчен зур рәхмәт белдерә.