Байраш авылы “Ак калфак” оешмасы әгъзалары җыены үтте. “Ак калфак”лылар киләчәккә уй-ниятләрен барладылар, якын киләчәккә планнар кордылар.
Җыенны Байраш авылы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Ләйсән Хәйруллина ачып җибәрде. Ул оешма әгъзаларына районыбызның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова чыгышын җиткерде.
- “Бала үзен кеше итеп тойсын өчен, анда милли гогурлык, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк. Балаларны тәрбияләүдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен өйрәтү мөһим чараларның берсе булып тора” - диде Ләйсән Шәһит кызы.
Чарага яшь буын вәкилләре дә чакырылды. Аларга әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, йолалары турында сойләделәр. Татар халыкның милли киемен искә төшерделәр. Балалар милли бизәкләрне кулланып төрле композицияләрне кисеп ябыштырып эшләделәр, түбәтәй, калфак, алъяпкыч, читекләр бизәделәр.
Иң кызыклы, күңелле эшчәнлекләрнең берсе - “Әбиләр мәктәбе” кебек танып белү эшчәнлекләре. Балалар борынгы әйберләр, аларның тарихы белән танышты, аларның матурлыгына сокланды, әбиләребез-бабаларыбыз башкарган эшләр белән горурланды, хезмәтләренә сокланды.