Түбән Тархан китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

13 март көнне Түбән Тархан авылы китапханәсендә “Лев Толстой һәм аның “Азбукасы” исемле кычкырып уку чарасы узды. Без барыбыз да Л.Н.Толстой әсәрләрен һәм тормыш юлын яхшы беләбез. Кайсы гына кешедән сорасак та, аның : "Анна Каренина" һәм "Война и мир"әсәрләрен беләләр. Тик Лев Толстой олылар өчен генә түгел, ә балалар өчен дә язган бит. Балаларга иҗат иткән хикәяләре аның ярату белән тулган. Анда бернинди дә ялган, хөсетлек юк, алар нәни дусларны тәрбияли, яхшылыкка өйрәтә. Чара барышында укучылар да бик теләп Лев Тостойның кечкенә балаларга иҗат иткән әсәрләрен укыдылар. Бөек язучының тормыш юлына һәм иҗатына багышланган  “Яхшылыкка ышану өчен, аны эшли башларга кирәк”исемле презентация карадылар. Соңыннан китапханәче әзерләгән викторина сорауларына бик җиңел генә җавап бирделәр.                                            Балалар игътибарын “Рәсәйнең бөек улы” китап күргәзмәсе дә җәлеп итмичә калмады, һәрбер укучы өйдә укырга китап алып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International