22 апрельдә "Пушкин картасы" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Килдеш урта мәктәбе укучылары Болгар музей-тыюлыгында булдылар. VII гасыр ахырында ук нигез салынган шәһәр чын тарих һәм мәдәният храмына әверелә. Аның уникальлеге ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе белән расланган, Бу Болгарны Европадагы иң мөһим археология үзәкләренең берсе итә. Экскурсия барышында гид Болгарның ни өчен Төньяк Мәккә булып саналуын, ничек итеп Алтын Урданың башкаласы булуын сөйләде. Балалар болгарларның кайсы елда ислам динен кабул итүләрен һәм шәһәрнең бөтен дөньяда нинди әһәмияткә ия булуын белделәр. Балалар Җәмигъ мәчетендә, Коръән мәчетендә, Болгар цивилизациясе музеенда булдылар. Тарихи шәһәргә мавыктыргыч сәяхәт балалар хәтерендә озакка калачак.