Алабирде авылы китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

15 март көнне Алабирде авылы китапханәсе, Л.Н.Толстойның 190 еллыгы уңаеннан, “Без Л.Толстой китапларын укыйбыз” дип исемләнгән Республика акциясенә кушылды. Китапханәче Нигматуллина Чулпан балаларны язучының тормыш юлы һәм китапханә фондында булган китаплары белән таныштырды. Кычкырып уку һәм фикер алышу өчен “Яковның эте”, “Кошчык”, “Арыслан һәм көчек”, “Песи баласы” кебек хикәяләре тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International