Тәтеш шәһәренең Балалар китапханәсендә “Библиосумерки-2018” Бөтенроссия акциясе кысаларында “Маҗаралар эзләгәндә” дип исемләнгән квест-уен узды. Уенның тематикасы Р.Стивенсынның “Хәзинәләр утравы” романы белән бәйләнгән иде. Килгән кунакларны ике пират үзләренең кораблары бортында каршы алдылар һәм үзләре белән маҗаралар иленә алып кереп киттеләр. Уен барышында алар китапханәнең төрле почмакларында яшерелгән хәзинәләрне эзләделәр һәм шоколад тәңкәләр тутырылган тартманы таптылар һәм аерым сүзләрдән “Китап – ул кешелек дөньясының бөек хәзинәсе, белем чыганагы” дигән лозунг төзеделәр. Чарага атаклы сәяхәтчеләр, пиратлар һәм диңгезчеләрнең маҗаралары турындагы китаплардан торган китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)