Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премия лауреаты

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

2026 елның 16 апрелендә Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Г.Тукайга багышланган Бөтенроссия туган тел форумы узды. Чара бөтен илдән педагогларны, галимнәрне, мәдәният вәкилләрен һәм яшьләрне берләштерде.

Форум кысаларында татар фәне, мәгариф һәм мәдәни мирас өлкәсендә иң мактаулы бүләкләрнең берсе булган Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.

Республиканың иң яхшы педагоглары арасында Тәтеш кадет интернат-мәктәбе туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Нәфисә Равил кызы Сиякина җиңүче булды. Татар телен укытуга, укучыларда туган мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул югары бүләккә һәм Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премия лауреаты күкрәк билгесенә лаек булды.

Нәфисә Равил кызын шушы олы казанышлары белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International