“Саулык – зур байлык”

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Келәш авылының мәдәният хезмәткәрләре җирле мәктәп-балалар бакчасы коллективы, ”Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы белән берлектә “Саулык – зур байлык” дип аталган чара үткәрделәр. Дару үләннәре, алар турында китаплар, җыю буенча киңәшләр тупланган күргәзмә чарада катнашучыларда кызыксыну уятты. Балалар дару үләннәре турында шигырьләр сөйләделәр , алар чыгышы электрон тәкъдим итү, җырлар белән тулыландырылды. “Май уны” фольклор күренеше сокландырды. Чарага килүчеләр май үләннәренең файдасы турында күп мәглүмат алдылар, Равия апа музенда имләү әйберләре, ысуллары турында белделәр. Монда күргән, ишеткән нәрсәләр тормышта файда күрсәтер дип ышанабыз: даруга тотынганчы, куллану кагыйдәләренә таянып дару үләннәрен ярдәмгә чакырсаң мең өлеш хәерлерәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International