21 апрель көнне Бидәңгеавыл китапханәсендә «Безне Уку утравында маҗаралар көтә » дип аталган«Библиосумерки» үтте.
Уку утравына эләгү өчен балалар табышмакка җавап бирделәр. Утрауда балалар кроссвордлар чиштеләр, сихри конвертлардагы сорауларга җавап таптылар, укылган озекләр буенча әсәрнең авторын һәм исемен әйттеләр.
Чара ахырында әйдәп баручы китапханәче Мавлютова Гөлфия балаларны яңа китаплар белән таныштырды.

