Түбән Тархан авылы китапханәсе үзенең укучыларын “Бөтен юллар китапханәгә илтә” исемле кичке чарага җыеп кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар белән уздырды. Бусагадан атлап керүгә китапханәче балаларга үзләренең яраткан уеннарын уйнарга тәгъдим итте. Аннан үзләренең белемнәрен һәм китап укулары нинди дәрәҗәдә икәнен тикшерү өчен “Табышмак ”, “Кем тизрәк”, “Әсәрнең исемен ата”, “Әкиятләр юллары буйлап” исемле викторина сорауларына җавап бирделәр. Михаил Пришвинның “Уйлап табучы” әсәрен укып, аның эчтәлеге турында фикер алыштылар. Ә чара азагында “Ау, китап укучы халык” дип аталган яңа китаплар күргәзмәсе белән таныштылар.

