Байраш авылы Мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Байраш авылының “Ак калфак” татар хатыннары берләшмәсе мәдәният йортында армиягә озатуның җирле йоласын театральләштереп күрсәтте. Чарага Тәтеш муниципаль районының “Ак калфак” татар хатыннары оешмасы җитәкчеләре дә чакырылды. Мәдәният йорты фоесында татар хатын-кызларының кул эшләнмәләре һәм кулинар ризыклар күргәзмәсе оештырылды. Оста куллар эрләү, бәйләү, чигү һәм чәчәк ясауның серләрен - теләгән барлык кеше белән дә уртаклаштылар. Аннан соң тамашачыларга “Армиягә озату” күренеше тәгъдим ителде. Хәрби хезмәткә китү яшь егет, аның әти- әнисе, туганнары, сөйгән кызы өчен дулкынландыргыч чара, чөнки бу бик катлаулы сынау. Борынгы заманнардан ук һәрбер авылда яшь егетләрне армиягә озатуның үзенә күрә бер гадәте булган. Бәхетсезлекләргә юлыкмыйча, туган җирләренә исән - имин әйләнеп кайтсыннар өчен, төрле йолалар үткәргәннәр.

Театральләштерелгән чарада катнашучылар яшь буынга борынгы гореф-гадәтләрне тапшыру очен тырыштылар һәм йоланың асылын ачып бирә алдылар. Тамашачылар үзләренең абый, энеләрен, балаларын хәрби хезмәткә озаткан вакытларны искә төшереп тын да алмыйча карап утырдылар.

Соңыннан чара мул итеп әзерләнгән чәй өстәле янында дәвам итте. "Ак калфак" оешмасы вәкилләре татар халкы йолаларын яшь буынга тапшыру буенча киләчәктә дә актив эшләргә сүз куешып яңа планнар кордылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International