Алабирде авылы китапханәсендә Бөек Җиңү көненә багышлап “Солдат хатлары” дип исемләнгән тематик кичә узды. Кош теледәй солдат хатлары! Күпме кеше тилмереп көткән аларны! Чарада катнашучылар , шул хатларны укып, авыр сугыш елларын искә төшерделәр. “Солдат хатлары” дип исемләнгән презентация һәм “Солдат хатлары. Искәндәр һәм Зәйнәп” дип исемләнгән китап тәкъдим ителде.