2 июльдә ГАПОУ «Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы» 183 урта буын белгеч һәм квалификацияле эшчеләрен чыгарды. Бәйрәмдә Тәтеш муниципаль районы башлыгы Сафиуллов Рәмис Хатып улы, шулай ук Казан дәүләт аграр университеты , В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, Казан кооператив институты вәкилләре катнаштылар.
39 кызыл дипломны техникум директоры И. З. Сахауов һәм Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р. Х. Сафиуллов тапшырдылар. Үзенең чыгышында район башлыгы Р. Х. Сафиуллов техникумда бирлелә торган яхшы белем дәрәҗәсен билгеләп үтте. Чыгарылыш студентларны шулай ук университет вәкилләре котладылар. Студентлар белән шатлыкларын техникум хезмәткәрләре, әти-әниләре һәм дуслары уртаклашты.