10 июльдә Льяшево авыл мәдәният йортында « Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Анда Тәтеш район мәдәният йорты артисты Сергей Ерастов катнашты. Мәхәббәт турында матур җырлар программа дәвамында яңгырады. Концерт игелекле һәм күңелле шартларда үтте. Соңыннан тамашачылар артистка рәхмәт белдерделәр.