21 июль көнне Кошки - Новотимбаево авылында Бачков В.М. истәлегенә багышланган волейбол буенча спорт ярышлары узды. Әлеге чарада Яльчик, Буа районы һәм Кошки - Новотимбаево авылыннан волейболчылар катнашты. Шулай ук, бәйрәм чарасында төрле яшьтәге балалар һәм өлкәннәр өчен уен һәм бәйгеләр оештырылды. Уеннарда катнашкан һәр катнашучы кыйммәтле бүләкләрләр белән бүләкләнде. Ә үз чиратында Кошки - Новотимбаево мәдәният йортының үзешчән сәнгать артистлары "Яшә, яшә туган ягым", дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим иттеләр. Кич белән, Чуаш Республикасының атказанган артисты Вячеслав Христофоров үзенең ансамбле белән авыл халкы өчен бәйрәм концерты оештырдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)