Безнең балалар бакчасында “Диңгездә, дулкыннарда” дигән атналык узды. Балалар диңгез турында видео материаллар карадылар, диңгездә яшәучеләр белән таныштылар, диңгез йолдызын уз куллары белән тотып карадылар. Балалар су белән төрле тәҗрибәләр ясадылар: “Суның төсен, тәмен” карадылар. Бергәләп пластилиннан “Океан” сүрәтен әвәләп ясадылар. Атналыкның йомгагы булып зурлар төркемендә спортлы уеннар, ә уртанчылар төркемендә “Батылган хәзинәләрне табу” дигән уен, күнел ачу чаралары үткәрелде.