Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
Сезне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Дөрес сайланган һөнәр кеше язмышын билгели. Сез ялны белмичә, иртә таңнан караңгы төнгә кадәр иген кырларында хезмәт куясыз. Бу дөньяда барысы да үзгәреп тора, ләкин авыл хезмәте элеккечә үк һәркемгә дә кирәк. Тыйнак һәм бөек авыл хезмәтчәннәре Россиянең төп өмете һәм терәге булып кала бирә. Җиргә сакчыл карашыгыз, җаваплылыгыз, югары һөнәри осталыгыгыз белән сез Тәтеш муниципаль районының агросәнәгать комплексы үсеше өчен лаеклы шартлар тудырасыз.
Хезмәт сөючәнлегегез, намуслыгыгыз һәм сайлаган һәнәрегезгә тугры булганыгыз өчен рәхмәт. Җирдә хезмәт итүчеләрнең барысына да нык сәламәтлек, югары уңыш, яхшы һава торышы һәм уңайлы шартлар, иртәгәге көнгә ышаныч телим!