“Хәрби хезмәткәрләр статусы турында” 1998 елның 27 маендагы 76-ФЗ номерлы Федераль канун нигезендә хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарга түбәндәге гарантияләр каралган:
- хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң өч ай дәвамында хәрби хезмәткә чакырылганчы дәүләт оешмаларында эшләгән гражданнарда шул ук оешмаларга эшкә урнашу хокукы саклана;
- уку чорында хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарда хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң, алар чакырылышка кадәр укыган белем бирү оешмаларында белем алу хокукы саклана.
Әгәр дә Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң эш таба алмасыгыз, яшәү урыны буенча халыкка мәшгульлек үзәгенә эш эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә аласы. Мәшгульлек үзәкләренең адреслары Татарста Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.