“Кәгазьгә икенче гомер бүләк итик” акциясе

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

25 октябрь - Халыкара кәгазьсез көн. 22 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр балалар бакчасында “Кәгазьгә икенче гомер бүләк итик” исемле макулатура җыю акциясе үткәрелә. Урманчы бабай һәм Чыршы урманга сак караш турында үтенеч белән балаларга кунакка килде.  Алар кәгазьнең төрле агачлардан ясалуы турында сөйләделәр һәм аларныны саклап калу өчен куллануда булган кәгазьләрне җыюның мөһимлеген аңлаттылар.

Планетабызның урманнарны, экологияне һәм табигый матурлыгын саклауның уртак эшенә һәр кеше үз өлешен кертә ала. Чыршыкай  акциядә катнашучыларга  кечкенә генә бүләк әзерләде. Бу бүләк  һәрвакыт табигать безнең уртак йортыбыз һәм аны бергәләп сакларга кирәклеген искә төшереп торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International