Һәр елны 15 ноябрьдә Бөтендөнья икенчел эшкәртү көне билгеләп үтелә. Табигать чиста булсын өчен чүп-чарны кая куярга? - дигән сорау һәркемне борчый. Бу сорауга җавап бирү максаты белән "Әкият" балалар бакчасында эко-дәресләр үткәрелде. Тәрбиячеләр балаларны көнкүреш калдыкларын җыю һәм утильләштерү принциплары белән таныштырдылар.
Бу көнгә макулатура җыю игълан ителде. Анда балалар, ата-аналар һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты. Уртак көч белән 788 килограмм макулатура җыелды.
Шулай ук балалар бакчасында "Батарейканы тапшыр - Җирнең сәламәтлеген сакла" акциясе бара. Ташландык бер батарейка 400 литр су һәм 20 квадрат метр туфрак пычрата. Батарейкаларда төрле металл – терекөмеш, никель, кадмий, кургаш, марганец һәм цинк бар. Алар кешеләрнең сәламәтлегенә зур зыян сала.
.jpg)
.jpg)
.jpg)