“9 декабрь - Ватан Геройлары көне"

2018 елның 7 декабре, җомга

Ватан Геройлары көне 9 декабрьдә илебездә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бу көнне Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын һәм Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр.

Олы Тормы авылы китапханәсендә бу көнгә “9 декабрь - Ватан Геройлары көне" дип исемләнгән күргәзмә-күзәтү оештырылды, анда геройлар һәм аларның батырлыклары турында китаплар һәм мәгълүмат тәкъдим ителде. Әйдәп баручы китапханәче Л. Гафиятуллина башлангыч мәктәп мөдире К. Сафьянова белән берлектә, балалар өчен "Тәтеш геройлары" дип исемләнгән тарихи дәрес үткәрде. Чара барышында китапханәче  бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Моның алдыннан "Ватаныбызның нинди танылган геройларын атый аласыз?" дигән сорау бирелде. Балалар беренче геройлар, Россиянең бөек полководецлары турында белделәр. Яшь укучыларыбыз мондый кешеләргә тигезләнергә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International