22 декабрь - Энергетиклар көне

2018 елның 21 декабре, җомга

Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән Энергетиклар көне белән котлыйм!

Сез аграр һәм сәнәгать секторларының, транспорт һәм элемтә чараларының, социаль өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итәсез. Намуслы хезмәтегез, эшегезгә җаваплы каравыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм.

Сезгә нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим. Тәрәзләрегездә һәрчак ут балкып торсын, өйләрегездән җылылык нуры китмәсен.

Тәтеш муниципаль районы башлыгы                                                                    Р.Х. Сафиуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International