Казанда 31 гыйнвар көне Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе үтте. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан цифрланган норматив документлар күләмен данлыклы Эйфель манарасы белән чагыштырды.
ТАССРның 100 еллыгына кагылышлы норматив актларны Дәүләт архивы Татарстан Юстиция министрлыгы белән берлектә цифрлаштыра. Барлыгы 23 мең саклау берәмлеге цифрланган. "Бу 4 миллионнан артык кәгазь бите дигән сүз. Әлеге битләрне бергә өеп куйсак, 440 метрлы колонна булачак, бу данлыклы Эйфель манарасыннан 116 метрга югарырак" - диде Гөлнара Габдрахманова үз чыгышында.
Әлеге программа кысаларында бердәм архив мәгълүмати системасына 90 мең документның электрон күчермәсе урнаштырылган.
"Үткән ел архив эше үсеше программалары кысаларында 73 мең саклау берәмлеге цифрланды. Хәзер цифрланган документлар саны 158 мең саклау берәмлеген тәшкил итә. Бу республика архив фондының 4,9 проценты" - диде Гөлнара Габдрахманова.
Җитәкче билгеләп үткәнчә, цифрлаштыру юнәлеше алга таба да өстенлекле булачак.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында республика районнары башлыкларыннан архив эшенә игътибарлырак булуларын сорады.
