Татарстанда "Кадрлар резервы" Республика белем бирү проектында катнашуга гаризалар кабул итү кампаниясе бара. "Кадрлар резервы" - озак вакытка исәпләнгән белем бирү программасы, анда катнашучылар лидерлык, ресурслар белән идарә итү, проектлау, команда эше күнекмәләрен өйрәнәләр һәм уңышлы эшкә урнашу яки үз эшләрен булдыру өчен кирәкле мәгълүматлар алалар.