«Әкият» балалар бакчасында театр көне

2019 елның 29 марты, җомга

27 мартта Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә.  Театр мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәнгать өлкәсен кабул итүнең иң якты, матур һәм аңлаешлы өлкәләрнең берсе булып тора. Театрлаштырылган эшчәнлек балаларга ачылырга ярдәм итә, сүз байлыгын үстерә һәм баланың эчке дөньясын баетып, көндәлек тормышына онытылмаслык төрлелек кертә.

Бу көнне балалар бик теләп театральләштерелгән уеннар уйнадылар, яраткан әсәрләренең өзекләрен сәхнәләштерделәр, атрибутлар ясадылар. Моннан тыш, зурлар төркеме балалары  икенче кечкенәләр төркеме балаларына«Лиса-нянька» әкиятенен күрсәттеләр. Ә урта төркем балалары «Шалкан» әкиятен татар телендә сәхнәләштерделәр. Яшь актерлар әкият геройларына әверелүдән канәгатьләнү хисе алдылар, ә тамашачылар әкият белән очрашуга бик шатландылар. Бәйрәмнәр һәм әкиятләр- балаларга образлар, төсләр, тавышлар дөньясын ача торган ишекнеңискиткеч ачкыч ул.Бу иҗат балалардан хезмәт һәм уйланма, ә олылардан   костюмнар һәм декорацияләр уйлап табуда фантазия таләп итә .Балалар бакчасында театр көне әнә шундый кызыклы килеп чыкты!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International