«Әкият» балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен «Без һәм табигать» исемле экологик клуб эше кысаларында «Экологик тәрбия буенча дидактик уеннар аукционы» үткәрелде. Аукционның максаты: балалар бакчасы педагоглары арасында педагогик тәҗрибә тарату һәм педагогларның үзмәшгульлегенә шартлар тудыру иде. Аукционда 17 педагог катнашты. Алар рәхәтләнеп үзләренең фикерләре һәм иҗатлары белән уртаклаштылар. Үткәрелгән аукцион фантазияләр очышын, һөнәри үсеш өчен чиксез киңлекләрне тәкъдим итте - бу иң яхшы идеяләр өчен чын бәйрәм булды. Аукционда тәкъдим ителгән уеннарның һәрберсе матур, кызыклы һәм заманча таләпләргә җавап бирә. Дидактик уеннар балаларда күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлык үсешенә ярдәм итә, аларда табигать объектларына кызыксыну уята, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерергә булыша.
.jpg)
.jpg)
.jpg)