Балалар «Хезмәт десанты»формасында хезмәт белән бәйле уен ситуациясен бик теләп кабул иттеләр.Эш перчаткалар киеп, балалар фантиклар, кәгазьлэр, җил тараткан пакетлар җыйдылар.
Балаларны һәр хезмәтнең кадерен белергә һәм аннан качмаска өйрәтү бик мөһим. Балаларның көченнән килгәнчә хезмәте итүләре-бу аларның әхлакый тәрбиясенең нигезе.Шулай булгач, әйдәгез, үзебезнең яраткан ишегалларын, паркларны, бакчаларны ямьләндерик, бу бит безнең Ватаныбызның табигатенең бер өлеше!