"Экологлар көне"

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Тәтеш татар урта мәктәбенең сменасының бишенче көне "Табигатькә сүз белән түгел, эш белән булышыйк!" дигән тема астында балаларга экологик тәрбия бирүгә багышланган иде. Иртә  күтәренке флешмобтан башланды, аннан соң балалар медицина хезмәткәре белән традицион "Сәламәтлек минуты"на юл алды. Тәмле һәм туклыклы иртәнге аш малайларга һәм кызларга көч бирде.  Идел яры һәм Төньяк микрорайон чишмәсенә барыр алдыннан, тәрбиячеләрдән кирәкле инструктажлар алып, экологик десант "Чиста яр" акциясенә юнәлде. Идел буенда балалар  чүп-чар җыйдылар, чишмәне иске агач ботакларыннан чистарттылар. Мәктәпкә кайткач,  балалар тәрбиячеләр белән берлектә экологик плакатлар күргәзмәсе оештырдылар һәм экология өлкәсендә үз белемнәрен "Кызыл китап битләре буйлап сәяхәт" викторинасында күрсәттеләр.

"Салават күпере" хезмәт һәм ял лагерында тәрбияләнүчеләр мәктәп яны территориясен һәм участогын төзекләндерүне дәвам иттеләр. Кызлар һәм малайлар тәрбиячеләр белән бергә техник персоналга кәбестә һәм чәчәкләр утыртуда, шулай ук чәчәк һәм яшелчә культураларына су сибүдә  ярдәм иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International