Хөрмәтле Тәтеш муниципаль районы халкы! Сезне Россия бәйсезлеге көне белән котлыйм!

2019 елның 12 июне, чәршәмбе

12 июньдә без төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе  -  Россия көнен билгеләп үтәбез, ул буыннарның тарихи бәйләнешен, патриотизм, иҗади хезмәт, җәмгыятьтә тынычлык һәм татулык традицияләрен гәүдәләндерә.

Бүген һәркайсыбыз Россиянең төп байлыгы – без үзебез, анда яшәүче кешеләр икәнлеген аңлый. Илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге, безнең кече Ватаныбыз – Тәтеш районы язмышы безнең һәркайсыбызга, хезмәтебезгә, инициативаларга һәм гражданлык җаваплылыгыбызга бәйле.

Көндәлек намуслы хезмәтләре, һөнәри казанышлары, спорт һәм иҗади җиңүләре белән районның үсешенә ярдәм иткән, аның иҗтимагый тормышында актив катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәм.

Чын күңелдән сезгә бәхет, нык сәламәтлек, иминлек һәм эшләрегездә уңышлар телим. Сезгә тынычлык, татулык һәм иртәгесе көнгә ышаныч юлдаш булсын!

 

Тәтеш муниципаль район башлыгы                                 Р.Х. Сафиуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International