16 июньдә Тәтеш районы Зур Әтрәч авылында традиция буенча "Әтрәч укулары" узды. Әлеге чарага Татарстанның төрле төбәкләреннән кунаклар килгән иде.
Җыелучыларга Тәтеш муниципаль районы башлыгы урынбасары Евгений Гаврилович Курков һәм башка килгән кунаклар сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар.
Шулай ук тантаналы рәвештә бүләкләү дә булды.
Рәсми өлештән соң кунаклар "Изгеләр чишмәсе" янына җыелдылар. Анда алар өчен чәй табыны әзерләнгән иде.
Көннең икенче яртысында Кече Әтрәч авыл җирлегендә Сабан туй бәйрәме узды.