Район активы киңәшмәсе

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

17 июнь көнне Тәтеш муниципаль район башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов җитәкчелегендә Тәтеш муниципаль районы активы киңәшмәсе узды.

Көн тәртибендәге сорауларны карый башлаганчы Рәмис Хатыйп улы "Яңа Юл" ҖЧҖ җитәкчесе Заһидуллин Рифкать Мостафа улын туган көне белән котлады.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.Тәтеш муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының узган атнадагы эш нәтиҗәләре һәм киләсе чорда булачак чаралар турында Тәтеш муниципаль районы башкарма комитетының эшләре белән идарә итүче Казеева Валентина Александровна сөйләде;
2. Тәтеш муниципаль районының узган атнадагы оператив халәте турында  Россия Эчке эшләр министрлыгы Тәтеш районы бүлегенең штаб начальнигы Кайсарова Гөлнара Дамир кызы җиткерде;
3. Тәтеш балалар сәнгать мәктәбе директоры Баландина Екатерина Юрьевна  2018-2019 уку елы өчен балалар сәнгать мәктәбенең белем бирү эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде.
Киңәшмәне үткәрү нәтиҗәләре буенча, җаваплы җитәкчеләргә район башлыгы Р. Х. Сафиуллов тиешле күрсәтмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International