«Кечкенә ил» мәктәп яны лагеренең кечкенә артистлары «Театраль фестиваль» иҗтимагый проектының муниципаль этабында актив катнашты

2019 елның 21 июне, җомга

Тәтештәге 1 нче урта мәктәпнең «Кечкенә ил» мәктәп яны лагеренең кечкенә артистлары   ТР Тәтеш муниципаль районы белем бирү оешмалары арасында оештырылган Идел буе федераль округының «Театраль фестиваль» иҗтимагый проектының (фестивале) муниципаль этабында актив катнашты.

10 июньдә мәктәпнең импровизацияләнгән сәхнәсендә Григорий Витезның «Көзге» әкияте мотивлары буенча спектакльне видеога төшерү булды. Һәр артист театр әкияте аша актерлык мастерлыгында үзен күрсәтте. Балалар әкият атмосферасына тулысынча чумдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International