«Хәтер бакчасы»

2025 елның 19 апреле, шимбә

«Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында безнең мәктәпнең яшь урманчылары агач үсентеләре утырттылар. Гомумроссия акциясенә әверелгән бу акция Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәркемнең истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Агачлар утыртып, без, ата-бабаларыбызның батырлыкларын искә төшерәбез. "Хәтер бакчасы" акциясе-һәлак булганнарга хөрмәт күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, кешеләрне берләштерү, буыннар элемтәсен ныгыту һәм туган якны яшелләндерүгә үз өлешеңне кертү өчен менә дигән ысул да ул. Геройлар турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә яшәргә һәм буыннан-буынга тапшырылырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International