Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.
Моннан 78 ел элек тыныч тормышта яшәүче халыкка туган Ватаныбызда яшәү хокукын яклау өчен кулларына корал алырга туры килә. Халкыбыз канкойгыч еллардагы сынауларны лаеклы үтте. Җиңү зур югалтулар, ачы язмышлар бәясе белән яулап алынды.
Без бүгенге тыныч тормышта яшәвебез белән яу кырында ятып калганнарга бурычлы.
Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Сезгә тыныч тормыш, якты киләчәк, аяз күк йөзе бүләк иткәнегез өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә тыныч картлык, саулык-сәламәтлек, бәхетле көннәр телибез. Ил-көннәребез тыныч, күк йөзебез аяз булсын!
Тәтеш муниципаль район башлыгы Р.Х. Сафиуллов