Хәтер һәм кайгы көне алдыннан, 21 июнь көнне 21:00 сәгатьтә Дан мемориалы янында "Хәтер шәме" дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе узды.
Акциядә Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Борисович Семенычев катнашты.
"Подвиг" клубы тәрбияләнүчеләре, "Җиңү волонтерлары" һәм "Яшь Гвардия" активистлары акциядә катнашучыларга шәмнәр һәм чәчәкләр тараттылар. Соңыннан бер минутлык тынлык игълан ителде. Шәһәр халкы Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның барысына да хөрмәт йөзеннән Дан мемориалына чәчәкләр салдылар. Акциядә йөздән артык тәтешле катнашты.